САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җәйге пирог

Сезгә җәйге пирог рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 3 данә; - йогырт - 150 миллилитр; - цукини - 200 грамм; - сыр - 70 грамм; - какланган казылык - 150 грамм; - кукуруз оны - 0.7 стакан; - кукуруз крахмалы - 0.3 стакан; - көпшәкләгеч -...

Сезгә җәйге пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- тавык йомыркасы - 3 данә;

- йогырт - 150 миллилитр;

- цукини - 200 грамм;

- сыр - 70 грамм;

- какланган казылык - 150 грамм;

- кукуруз оны - 0.7 стакан;

- кукуруз крахмалы - 0.3 стакан;

- көпшәкләгеч - 1,5 стакан;

- сода - ½ чәй калагы;

- тоз - ½ чәй калагы;

- коры үләннәр - тәм буенча.

Ташкабак кырабыз һәм согын сыгабыз. Согы сыгылган 200 грамм ташкабак калырга тиеш.

Казылыкны, вак итеп, шакмаклап турыйбыз, сырны уабыз.

Бөтен коры ингредиентларны кушабыз. Йомырка белән йогыртны бераз күпертәбез.

Йомырка-йогырт катнашмасын һәм коры ингредиентларны кушабыз, бутыйбыз, ташкабак, сыр, казылык өстибез. Тагын бер кат бутыйбыз һәм формага салабыз.

Алтын төс кергәнче 180 градуста пешерәбез.

Барлыгы 40 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев