САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – яшелчәләр һәм килька балыгы белән ачык бутербродлар

Сезгә яшелчәләр һәм килька балыгы белән ачык бутербродлар рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: пешкән чөгендер - 1 данә; башлы суган - ½ баш; маринадланган корнишоннар - 4 данә; майонез - 1 аш калагы; карри - 2 чеметем; килька балыгы - 6 данә; бри сыры - 2 данә; арыш икмәге -...

Сезгә яшелчәләр һәм килька балыгы белән ачык бутербродлар рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

  • пешкән чөгендер - 1 данә;
  • башлы суган - ½ баш;
  • маринадланган корнишоннар - 4 данә;
  • майонез - 1 аш калагы;
  • карри - 2 чеметем;
  • килька балыгы - 6 данә;
  • бри сыры - 2 данә;
  • арыш икмәге - 2 кисәк;
  • баллы паприка - 2 чеметем;
  • үсемлек мае (кыздыру өчен) - 1 аш калагы.

Чөгендерне пешерәбез, уабыз.

Суганны ваклыйбыз.

Кайнар майга табага салабыз. Кыздырабыз.

Чөгендер янына салабыз.

Вак кыярларны турыйбыз, катнашмага өстибез.

Бераз майонез сылыйбыз, паприка, карри өстибез, тоз сибәбез.

Катнашманы икмәк кисәкләренә ягабыз.

Йомшак сырны, телемләп, бутерброд өстенә куябыз. Паприка сибәбез.

Балык филелары куябыз.

Барлыгы 5 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев