САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – яшел борчактан аш

Сезгә яшел борчактан аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - шулпа - 0,5 литр; - сарымсак - 1 тырнак; - кузаклы яңа борчак - 200 грамм; - зәйтүн мае - 1 аш калагы; - ак май - 1 аш калагы; - тоз - 1 чеметем; - яңа тартылган борыч катнашмасы...

Сезгә яшел борчактан аш рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- шулпа - 0,5 литр;

- сарымсак - 1 тырнак;

- кузаклы яңа борчак - 200 грамм;

- зәйтүн мае - 1 аш калагы;

- ак май - 1 аш калагы;

- тоз - 1 чеметем;

- яңа тартылган борыч катнашмасы - 1 чеметем;

- башлы суган - 1 данә.

Калын төпле сотейникта зәйтүн һәм ак майлар катнашмасын җылытабыз.

Сарымсак һәм суганны вак итеп турыйбыз, сотейникка салабыз һәм үтә күренмәле булганчы кыздырабыз.

Борчак салабыз, яшелчә яки ит шулпасын (яки кайнар суны) борчакны капларлык итеп кенә өстибез. 5 минут пешерәбез. Блендерда бертөрле масса булганчы болгатабыз. Тоз, борыч сибәбез. Теләк буенча бераз каймак салырга була. Кыздырылган ипи кисәкләре белән бирәбез.

Барлыгы 30 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев