САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – яшел борчак белән коймак

Сезгә яшел борчак белән коймак рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - он - 1 стакан; - көпшәкләгеч - ½ чәй калагы; - сөт - 2/3 стакан; - тавык йомыркасы - 1 данә; - сарымсак - 1 тырнак; - киптерелгән тимьян, тартылган кызыл борыч, тоз - тәм буенча; - яшел борчак...

Сезгә яшел борчак белән коймак рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- он - 1 стакан;

- көпшәкләгеч - ½ чәй калагы;

- сөт - 2/3 стакан;

- тавык йомыркасы - 1 данә;

- сарымсак - 1 тырнак;

- киптерелгән тимьян, тартылган кызыл борыч, тоз - тәм буенча;

- яшел борчак - 300 грамм.

Борчакны тозлы кайнап торучы суда 3-4 минут пешерәбез.

Сөзәбез һәм агып торучы суда суытабыз.

Блендерда борчакның ¾ өлешен ваклыйбыз (сөт һәм сарымсак белән).

Онны көпшәкләгеч, тоз һәм тәмләткечләр белән бутыйбыз. Йомырка, вакланган һәм бөтен борчак өстибез. Бутыйбыз.

Майда коймакны ике яклап кыздырабыз.

Барлыгы 30 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев