САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – өй пиццасы

Сезгә өй пиццасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - он - 300 грамм; - тоз - 1 чәй калагы; - шикәр - ½ аш калагы; - ак май - 15 грамм; - су - 200 миллилитр; - коры чүпрә - ½ чәй калагы. Камыр әзерлибез. Онны чүпрә белән кушабыз, алар...

Сезгә өй пиццасы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- он - 300 грамм;

- тоз - 1 чәй калагы;

- шикәр - ½ аш калагы;

- ак май - 15 грамм;

- су - 200 миллилитр;

- коры чүпрә - ½ чәй калагы.

Реклама

Камыр әзерлибез. Онны чүпрә белән кушабыз, алар янына тоз, шикәр, май һәм су салабыз. Камыр басабыз. 15 минутка җылы урынга куябыз. Тагын бер кат яхшылап басабыз. Җылы урынга 20 минутка куябыз. Шуннан соң камыр әзер була.

Пиццаның эче урынына теләсә нәрсә кулланырга була: томат соусы, ит, тавык, креветкалар, яшелчәләр. Иң мөһиме - өстенә калын катлам сыр сибәргә.

Духовкада иң югары температурада пешерәбез. Конвекция функциясе булса, аны кулланабыз. Шул вакытта пицца сусыл һәм кетердәвек була. 5-7 минутта ул пешеп тә чыга.

Барлыгы 50 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X