САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – томат ашы

Сезгә томат ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - шикәр - 1 аш калагы; - тоз, ак борыч, орегано - тәм буенча; - төшсез зәйтүн - 50 грамм; - маринадланган каперслар - 40 грамм; - томат согы - 300 миллилитр; - помидор - 1 килограмм. Помидорларны юабыз, зур табага куябыз,...

Сезгә томат ашы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- шикәр - 1 аш калагы;

- тоз, ак борыч, орегано - тәм буенча;

- төшсез зәйтүн - 50 грамм;

- маринадланган каперслар - 40 грамм;

- томат согы - 300 миллилитр;

- помидор - 1 килограмм.

Помидорларны юабыз, зур табага куябыз, зәйтүн мае сөртәбез һәм җылытылган духовкада 30 минут пешерәбез. Орегано өстибез.

Процессорда зәйтүн һәм каперсларны ваклыйбыз. Масса туралган булырга тиеш (пюре сыман түгел).

Помидорларны суытабыз, тышын салдырабыз һәм блендер ярдәмендә пюре ясыйбыз. Томат пюресы һәм согын бутыйбыз, кайнатабыз. Тоз, яңа тартылган борыч, зәйтүн һәм каперстан паста салабыз.

5 минутлап пешерәбез. Кайнар килеш бирәбез. Сохарилар белән бирергә була.

Барлыгы 45 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев