САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – төче чиядән шарлотка

Сезгә төче чиядән шарлотка рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - шикәр - 1 стакан; - он - 1 стакан; - тоз - 1 чеметем; - ваниль шикәре - 5 грамм; - куркума - 2 чеметем; - көпшәкләгеч - 1 чәй калагы; - төче чия - 500 грамм; - тавык йомыркасы...

Сезгә төче чиядән шарлотка рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- шикәр - 1 стакан;

- он - 1 стакан;

- тоз - 1 чеметем;

- ваниль шикәре - 5 грамм;

- куркума - 2 чеметем;

- көпшәкләгеч - 1 чәй калагы;

- төче чия - 500 грамм;

- тавык йомыркасы - 5 данә.

Төче чияне юабыз, төшләрен алабыз.

Йомырканы тоз һәм куркума белән болгатабыз. Шикәр салып, болгатуны дәвам итәбез.

Он, ваниль шикәре, көпшәкләгеч өстибез һәм бертөрле масса барлыкка килгәнче бутыйбыз.

Пешерү өчен форманы пергамент салабыз, ак май сылыйбыз. Төче чияләрне куябыз һәм камыр салабыз.

Алдан 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 40 минут пешерәбез. Духовкада суытабыз.

Барлыгы 55 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев