Матбугат үзәгеннән көн рецепты – тавык һәм фасоль белән салат
Сезгә тавык һәм фасоль белән салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - консервланган кызыл фасоль - 1 банка; - яңа кинза - 4 сабак; - петрушка - 3 сабак; - сарымсак - 1 тырнак; - кызыл суган - ½ данә; - зәйтүн мае - 3 аш калагы; - кызыл шәраб...
Сезгә тавык һәм фасоль белән салат рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- консервланган кызыл фасоль - 1 банка;
- яңа кинза - 4 сабак;
- петрушка - 3 сабак;
- сарымсак - 1 тырнак;
- кызыл суган - ½ данә;
- зәйтүн мае - 3 аш калагы;
- кызыл шәраб серкәсе - 1 аш калагы;
- тоз - тәм буенча;
- яңа тартылган борыч катнашмасы - тәм буенча;
- помидор - 1 данә;
- тавык түшкәсе - 1 данә.
Тавык түшкәсен пешерәбез.
Фасольны банкадан алабыз, юабыз.
Помидор өстибез.
Тавык, суган һәм сарымсак турыйбыз, салатка салабыз.
Яшеллек өстибез.
Май, серкә, тоз, борыч өстибез һәм яхшылап бутыйбыз. 5 минут тотабыз.
Барлыгы 30 минут вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев