САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – тавык канатлары

Сезгә тавык канатлары рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - соя соусы - 125 миллилитр; - сыек бал - 1 чәй калагы; - гарам масала - 1/2 чәй калагы; - тәмләткечләр - 1 чәй калагы; - тоз - 1/2 чәй калагы; - тавык канатлары - 800 грамм. Гарнир: - бәрәңге -...

Сезгә тавык канатлары рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- соя соусы - 125 миллилитр;

- сыек бал - 1 чәй калагы;

- гарам масала - 1/2 чәй калагы;

- тәмләткечләр - 1 чәй калагы;

- тоз - 1/2 чәй калагы;

- тавык канатлары - 800 грамм.

Гарнир:

- бәрәңге - 3 данә;

-зәйтүн мае - 4 аш калагы;

- паприка - 1/2 чәй калагы;

- прован үләннәре - 1/2 чәй калагы;

- тоз - тәм буенча.

Тавык канатларын юабыз һәм киптерәбез. Тирән мискегә салабыз, тәмләткечләр, бал өстибез һәм яхшылап бутыйбыз.

Соя соусы салабыз, бутыйбыз һәм суыткычка ким дигәндә 2 сәгатькә куябыз, тагын бер кат болгатып алабыз.

Эре бәрәңгене телемләп турыйбыз. Тәмләткечләр һәм зәйтүн мае сөртәбез. Духовканы 200 градуска кадәр кыздырабыз.

Табаны җиңелчә генә зәйтүн мае белән сылыйбыз, бәрәңгене һәм канатларны салабыз. Алтын төс кергәнче пешерәбез.

Барлыгы 40 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев