САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – ташкабаклардан аш-пюре

Сезгә ташкабаклардан аш-пюре рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - каймак - 150 миллилитр; - башлы суган - 1 данә; - тоз, борыч - тәм буенча; - үсемлек мае ­- 1 аш калагы; - ачы аштәмләткеч - 3 чәй калагы; - ак сохари - 24 данә; - сарымсак - 1 тырнак;...

Сезгә ташкабаклардан аш-пюре рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- каймак - 150 миллилитр;

- башлы суган - 1 данә;

- тоз, борыч - тәм буенча;

- үсемлек мае ­- 1 аш калагы;

- ачы аштәмләткеч - 3 чәй калагы;

- ак сохари - 24 данә;

- сарымсак - 1 тырнак;

- яшь ташкабак - 6 данә.

Ташкабакларны шакмаклап турыйбыз һәм 800 миллилитр суда әзер булганчы пешерәбез.

Алар пешкән арада суган турыйбыз һәм үтә күренмәле булганчы үсемлек маенда кыздырабыз.

Ташкабакларны боендерда болгатабыз, суган, каймак, тоз, борыч, ачы аштәмләткеч өстибез. Барысын да болгатабыз. Кайнатып чыгарабыз.

Сохариларга тоз сибәбез һәм сарымсак белән ышкыйбыз.

Кайнар килеш сохарилар белән бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев