САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – "Ташбака" салаты

Сезгә "Ташбака" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бәрәңге - 2 данә; - әче алма - 2 данә; - башлы суган - 1 баш; - йомырка - 3 данә; - тавык түшкәсе - 2-3 данә; - каты сыр - 150-200 грамм; - әстерхан чикләвеге - 100 грамм; - майонез...

Сезгә "Ташбака" салаты рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- бәрәңге - 2 данә;

- әче алма - 2 данә;

- башлы суган - 1 баш;

- йомырка - 3 данә;

- тавык түшкәсе - 2-3 данә;

- каты сыр - 150-200 грамм;

- әстерхан чикләвеге - 100 грамм;

- майонез - 500 грамм.

Салат 7 катламнан тора:

1) бәрәңгене пешерәбез һәм эре кыргычта кырабыз;

2) йомыркаларны пешерәбез һәм акларын кырабыз;

3) алманы эре кыргычта кырабыз;

4) тавык түшкәләрен пешерәбез, сөяксез итен вак итеп турыйбыз;

5) сырны кырабыз;

6)йомырканың сарысын вак кыргычта кырабыз;

7) чикләвекне вак итеп турыйбыз.

Соңгысыннан кала, һәр катламга тоз сибәбез һәм майонез сөртәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев