САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сырлы бутербродлар

Көтмәгәндә кунаклар килеп кергәндә, бутерброд - алыштыргысыз ризык. Аларны төшке яки кичке аш алдыннан закуска итеп табынга куярга мөмкин. Тәмле бутерброд юлда да, печән өстендә дә, кыр станында да ярап куяр. Өйдә саклана торган азык-төлекнең күпмелегенә һәм төрлелегенә карап, калорияле зур бутербродлар яки кыздырып алынган икмәктән кечкенә, закуска бутербродлары әзерләргә...

Көтмәгәндә кунаклар килеп кергәндә, бутерброд - алыштыргысыз ризык. Аларны төшке яки кичке аш алдыннан закуска итеп табынга куярга мөмкин. Тәмле бутерброд юлда да, печән өстендә дә, кыр станында да ярап куяр.

Өйдә саклана торган азык-төлекнең күпмелегенә һәм төрлелегенә карап, калорияле зур бутербродлар яки кыздырып алынган икмәктән кечкенә, закуска бутербродлары әзерләргә мөмкин. Аерым ашамлыклар әзерләргә җитеп бетмәгән, артып калган азык-төлектән дә бутерброд ясарга була.

Кичә сезнең игътибарга кивилы бутерброд тәкъдим иткән идек инде. Иң гади шпротлы бутербродны барыбызның да ясап караганы бардыр, мөгаен.

Килькалы бутерброд нәкь менә урак өстендә бик яхшы үтәр. Моның өчен нибары ак май белән ягылган ипигә килька балыклары тезеп, өстенә яшел суган сибәргә кирәк.

Кунаклар килгәч, өстәлне матур итеп "Божья коровка"лар менә дигән итеп бизәп торачак. Арыш ипиенә сарымсаклы майонез сылап, алар өстенә телемле сыр, петрушка куярга. Зәйтуннән баш, помидорда гәүдә ясап куярга.

Кунаклар килгәч, икралы бутерброд та бик урынлы булыр.

Моның очен рәсемдәгечә, ипине түгәрәкләп турап, киптерергә. Аның кырыйларын майлап, укроплап чыгарга. Өстенә эретелгән сыр, кызыл яисә кара икра сөртергә. Матурлык өчен креветка да куйсаң, телне йотарлык булачак.

Кәтлитле кайнар бутербродлар ясар өчен, май сыланган ипи телеменең уртасына майда томалап пешерелгән, ваклап туралган суган өеп салабыз. Өстенә кәтлит куябыз да зур сыр телеме белән каплыйбыз. Аннары бутербродларны, сырлары эрегәнче духовкада пешереп кызартып алабыз.

Гөмбәле һәм томатлы кайнар бутерброд

Ваклап туралган гөмбәне он кушып, соус куерганчы каймакка салып, җылытып алабыз, тоз һәм борыч сибәбез. Һәр телемгә май, калын итеп гөмбә массасы ягабыз, өсләренә түгәрәкләп киселгән помидор, суган боҗралары тезәбез, уылган сыр сибәбез. Бутербродларны өске катламнары кызарганчы кайнар духовкада пешереп алабыз.

Тәмле яллар булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев