САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сыр, йогырт һәм чили борычы белән пешерелгән яшелчәләр

Сезгә сыр, йогырт һәм чили борычы белән пешерелгән яшелчәләр рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: баклажан - 3 данә; болгар борычы - 3 данә; кызыл чили борычы - 1 данә; помидор - 3 данә; сыр - 200 грамм; йогырт - 400 миллилитр; тартылган кара борыч - 2 чеметем. Баклажанның әчесен алабыз....

Сезгә сыр, йогырт һәм чили борычы белән пешерелгән яшелчәләр рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

  • баклажан - 3 данә;
  • болгар борычы - 3 данә;
  • кызыл чили борычы - 1 данә;
  • помидор - 3 данә;
  • сыр - 200 грамм;
  • йогырт - 400 миллилитр;
  • тартылган кара борыч - 2 чеметем.

Баклажанның әчесен алабыз. Моның өчен аларны буе белән кисәбез, зур тәлинкәгә салабыз һәм тоз сибәбез, 20 минуттан салкын суда юабыз һәм сөлге белән киптерәбез.

Помидорны - телемләп, борычны таяк формасында һәм боҗралап турыйбыз. Чили борычын боҗралап турыйбыз, орлыкларын алабыз. Сырны эре угычта уабыз.

Тирән пыяла савытны кара борыч һәм зәйтүн мае белән ышкыйбыз.

Яшелчәләрне матурлап, савытка салабыз. Баклажан, помидор, борыч, берничә боҗра ачы борыч, сыр, йогырт - шундый тәртиптә салабыз.

180-200 градуска кадәр җылытылган духовкага салабыз.

Барлыгы 1 сәгать 20 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев