САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сыр белән яшеллектән аш

Сезгә сыр белән яшеллектән аш рецептын тәкъдим итәбез. Моның өчен ике данә йомшак сыр, бер баш суган, бер кишер, яшеллек (тәм буенча), дүрт бәрәңге, зәйтүн мае, тәмләткечләр кирәк була. Кәстрүл белән су куйганнан соң, зәйтүн маенда суган һәм кишерне кыздырырга кирәк. Кызгач, аларны суга өстисе, шулай ук шакмаклап туралган бәрәңге,...

Сезгә сыр белән яшеллектән аш рецептын тәкъдим итәбез.

Моның өчен ике данә йомшак сыр, бер баш суган, бер кишер, яшеллек (тәм буенча), дүрт бәрәңге, зәйтүн мае, тәмләткечләр кирәк була.

Кәстрүл белән су куйганнан соң, зәйтүн маенда суган һәм кишерне кыздырырга кирәк. Кызгач, аларны суга өстисе, шулай ук шакмаклап туралган бәрәңге, тәмләткечләр салына. Бәрәңге пеште дигәндә, эре кыргычтан чыгарылган яки вак итеп туралган сыр саласы. Сыр эреп беткәнче ашны болгатып торырга кирәк. Яшеллек салгач, бер минуттан суны сүндерәсе. Бераз капкач астында торгач, аш әзер була.

Барлыгы 20 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев