САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сыр белән пешерелгән бәрәңге

Сезгә сыр белән пешерелгән бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сыр - 300 грамм; - ак май - 5 аш калагы; - башлы суган - 1 баш; - сөт - 1 стакан; - майлы каймак - 1 стакан; - тоз, тартылган кара борыч - тәм буенча; - уылган мөшкәт...

Сезгә сыр белән пешерелгән бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- сыр - 300 грамм;

- ак май - 5 аш калагы;

- башлы суган - 1 баш;

- сөт - 1 стакан;

- майлы каймак - 1 стакан;

- тоз, тартылган кара борыч - тәм буенча;

- уылган мөшкәт чикләвеге - 1 чеметем;

- бәрәңге - 1,5 килограмм.

Суганны нечкә итеп турыйбыз. Табаны җылытабыз, 4 аш калагы ак май салабыз, эретәбез. Суган салабыз һәм, болгата-болгата, 10-15 минут пешерәбез. Көрән төскә кадәр җиткермибез. Уттан алабыз, алып куеп торабыз.

Духовканы 190 градуска кадәр кыздырабыз. Овал формасындагы зур тәлинкәне май белән сылыйбыз. Бәрәңгене нечкә итеп турыйбыз.

Каймакны сөт белән бутыйбыз. Яртысын зур тәлинкәгә салабыз.

Бәрәңгенең бер өлешен салабыз, тоз, борыч сибәбез, мөшкәт чикләвеге, суганның яртысын, уылган сыр өстибез. Шулай ук икенче катламны да ясыйбыз: каймак белән сөт, бәрәңге, тәмләткечләр, суган, сыр.

Соңгы катламга 1 аш калагы ак май салабыз. Фольга белән каплыйбыз һәм духовкага 30 минутка куябыз. Соңгы минут үткәч, фольганы салдырабыз һәм тагын 30 минутка калдырабыз.

Духовадан алабыз һәм 15 минут тотабыз. Кисәкләргә бүләбез.

Барлыгы 1 сәгать 25 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев