САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сөләйман балыгыннан шашлык

Сезгә сөләйман балыгыннан шашлык рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: кунжут орлыгы - тәм буенча; лимон - ½ данә; тавык йомыркасы - 2 данә; соя соусы - 3 аш калагы; бал - 1 чәй калагы; кунжут мае - ½ чәй калагы; тартылган әче кызыл борыч - 1 чеметем; тоз - тәм...

Сезгә сөләйман балыгыннан шашлык рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

  • кунжут орлыгы - тәм буенча;
  • лимон - ½ данә;
  • тавык йомыркасы - 2 данә;
  • соя соусы - 3 аш калагы;
  • бал - 1 чәй калагы;
  • кунжут мае - ½ чәй калагы;
  • тартылган әче кызыл борыч - 1 чеметем;
  • тоз - тәм буенча;
  • сөләйман балыгы - 600 грамм.

Балык филесын 3 сантимерт киңлектәге кисәкләргә бүләбез.

Мискегә йомырка ватабыз, соя соусы, кунжут мае, тоз, борыч салабыз.

Балыкны маринадка салабыз һәм 2 сәгатькә суыткычка куябыз, 1 сәгатьтән әйләндерәбез.

Агач шампурларны суга салабыз.

Лимон нечкә кисәкләргә турыйбыз. Лимон, балык һәм тагын лимонны шампурга куябыз.

Балыкка кунжут орлыклары сибәбез.

Уртача кайнарлыктагы күмердә кунжут кызарганчы кыздырабыз (3-4 минут).

2 сәгать 30 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев