САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – шпинаттан аш

Сезгә шпинаттан аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сөт - 1 стакан; - тавык йомыркасы - 1 данә; - каймак - 100 миллилитр; - су - 5 стакан; - ак май - 50 грамм; - шпинат - 250 грамм. Шпинат яңа булса, аны агып торган су астында яхшылап юарга...

Сезгә шпинаттан аш рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- сөт - 1 стакан;

- тавык йомыркасы - 1 данә;

- каймак - 100 миллилитр;

- су - 5 стакан;

- ак май - 50 грамм;

- шпинат - 250 грамм.

Шпинат яңа булса, аны агып торган су астында яхшылап юарга һәм сабакларын өзәргә кирәк. Бездә яшеллекне уксуслы суда 10 минут булса да тотарга кушалар. Анда микроблар үлә.

Аш пешерәләчәк кәстрүлгә ак май салабыз. Әзрәк турап яки кул белән өзеп, шпинат өстибез. Ул вак булса, шул килеш салырга да була.

Кәстрүлгә якынча 5 стакан су салабыз. Шпинатны 2 минут пешерәбез. Аннан пюре ясыйбыз.

Сөт белән йомырканы яхшылап күпертәбез. Аш белән кәстрүлне янәдән плитәгә куябыз һәм, болгатып торып, нечкә агым белән сөт һәм йомырка катнашмасын салабыз.

Ашны кайнатып чыгарабыз. Аның куерганы күренер. Тоз, кара борыч, теләк буенча каймак өстибез һәм тагын бер кат җылытабыз.

Барлыгы 30 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев