САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – шоколадлы дөге боткасы

Сезгә шоколадлы дөге боткасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - дөге - 200 грамм; - сөт - 500 миллилитр; - какао - 125 грамм; - шикәр комы - 50 грамм; - дарчин таякчыгы - 1 данә. 450 миллилитр сөтне, кайнатмыйча, җылытабыз. Дөге белән дарчин салабыз, аз гына утта җылытабыз. Калган...

Сезгә шоколадлы дөге боткасы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- дөге - 200 грамм;

- сөт - 500 миллилитр;

- какао - 125 грамм;

- шикәр комы - 50 грамм;

- дарчин таякчыгы - 1 данә.

450 миллилитр сөтне, кайнатмыйча, җылытабыз. Дөге белән дарчин салабыз, аз гына утта җылытабыз.

Калган сөт белән какаоны бертөрле масса булганчы бутыйбыз.

Какаоны дөге белән кәстрүлгә салабыз, тагын бер кат бутыйбыз һәм әзер булганчы пешерәбез. Дарчин таякчыгын алабыз.

Әзер боткага шикәр салабыз, бутыйбыз һәм утны сүндерәбез. Ботканы бераз тотабыз.

Барлыгы 25 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев