САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – өрек, кузгалак һәм пестә белән дөге салаты

Сезгә өрек, кузгалак һәм пестә белән дөге салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - көрән дөге - 250 грамм; - өрек - 5 данә; - чистартылган пестә (фисташка) - 1 уч; - рукола - 1 уч; - яңа кузгалак - 1 бәйләм; - каурыйлы яшь яшел суган башы - 3...

Сезгә өрек, кузгалак һәм пестә белән дөге салаты рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- көрән дөге - 250 грамм;

- өрек - 5 данә;

- чистартылган пестә (фисташка) - 1 уч;

- рукола - 1 уч;

- яңа кузгалак - 1 бәйләм;

- каурыйлы яшь яшел суган башы - 3 данә;

- яшь сарымсак - 2 тырнак;

- ак май - 1 аш калагы;

- зәйтүн мае - 1 аш калагы;

- яңа тартылган кара борыч - 1 чеметем;

- диңгез тозы - 1 чеметем.

Дөгене тышында язылганча пешерәбез.

Суганның каурыйларын - кыекча, суганның үзен боҗралап турыйбыз.

Табада ике майны да җылытабыз һәм бөтен суганны кыздырабыз.

Сарымсакны чистартабыз, нечкә итеп турыйбыз, суган янына салабыз һәм бөтенесен бергә кыздырабыз.

Табага әзер дөгене салабыз, бутыйбыз һәм бераз җылытабыз.

Өрекнең төшен алабыз, зур булмаган өлешләргә бүләбез, дөге янына салабыз, бутыйбыз һәм уттан алабыз.

Кузгалакны нечкә итеп турыйбыз, рукола белән бергә дөге янына салабыз, тоз, борыч сибәбез һәм бутыйбыз.

Салатны тәлинкәгә салабыз һәм пестә белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев