Матбугат үзәгеннән көн рецепты – пицца-бутерброд
Сезгә пицца-бутерброд рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - күркә түшкәсе - 50 грамм; - бекон - 2 кисәк; - сыр - 50 грамм; - помидор - 1/2 данә; - яшеллек - 1 грамм; - томат соусы - тәм буенча; - тортилья - 1 данә. Тортильяга соус ягабыз, кетчуп булса да...
Сезгә пицца-бутерброд рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- күркә түшкәсе - 50 грамм;
- бекон - 2 кисәк;
- сыр - 50 грамм;
- помидор - 1/2 данә;
- яшеллек - 1 грамм;
- томат соусы - тәм буенча;
- тортилья - 1 данә.
Тортильяга соус ягабыз, кетчуп булса да ярый.
Күркә түшкәсен вак итеп турыйбыз, өстенә сибәбез.
Беконны нечкә буй итеп турыйбыз, шулай ук өстенә сибәбез.
Өстенә нечкә телем сыр куябыз.
Микродулкынлы мичтә 2 минут пешерәбез.
Өстенә нечкә итеп туралган помидор һәм туралган яшеллек сибәбез.
Барлыгы 5 минут вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев