САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – пармезан белән тавык түшкәләре

Сезгә пармезан белән тавык түшкәләре рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - ипи валчыклары - 3/4 стакан; - пармезан - 34 грамм; - эре тавык йомыркасы - 1 данә; - зәйтүн мае - 1/4 стакан; - томат соусы - 400 грамм; - моцарелла - 1 стакан; - тоз, тартылган кара борыч...

Сезгә пармезан белән тавык түшкәләре рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- ипи валчыклары - 3/4 стакан;

- пармезан - 34 грамм;

- эре тавык йомыркасы - 1 данә;

- зәйтүн мае - 1/4 стакан;

- томат соусы - 400 грамм;

- моцарелла - 1 стакан;

- тоз, тартылган кара борыч - тәм буенча;

- тавык түшкәләре - 8 данә.

Бер савытка - ипи валчыклары һәм пармезанны, икенчесенә тугланган йомырка салабыз.

Тавык түшкәләренә тоз һәм борыч сибәбез. Йомыркада әвәлибез, аннары - пармезан белән ипи валчыкларында.

Түшкәләрне, ике яклап, майда кыздырабыз.

Пешерү өчен савытка соус салабыз.

Соус өстенә кыздырылган түшкәләрне һәм кырылган моцарелланы салабыз.

Кызган духовкага 200 градуска куябыз. Сыр эрергә тиеш.

Табынга гарнир белән бирәбез.

Барлыгы 40 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев