Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кыяр салаты

Сезгә кыяр салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - яңа кыяр - 8 данә; - укроп - 6 сабак; - яңа тартылган кара борыч - тәм буенча; - тоз - тәм буенча; - джугас сыры - 80 грамм; - зәйтүн мае - 8 аш калагы; - әче аштәмләткече (Франциянеке) -...

Сезгә кыяр салаты рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- яңа кыяр - 8 данә;

- укроп - 6 сабак;

- яңа тартылган кара борыч - тәм буенча;

- тоз - тәм буенча;

- джугас сыры - 80 грамм;

- зәйтүн мае - 8 аш калагы;

- әче аштәмләткече (Франциянеке) - 4 чәй калагы;

- петрушка - 1 бәйләм.

Кыярларны юабыз, телемләп турыйбыз. Тоз сибәбез. Салатта сыр да булачак, шуңа күрә аның да тозлы булуын исәпкә алабыз.

Яшеллекне юабыз, киптерәбез, ваклыйбыз һәм кыярлар янына салабыз.

Сырны уабыз. Салатка өстибез.

Салатны бутыйбыз, бөртекле әче аштәмләткечне һәм зәйтүн мае өстибез, борыч сибәбез (тәм буенча).

Барлыгы 10 минут вакыт кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • 6 июнь 2022 - 08:01
    Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?