САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кукуруз коймагы

Сезгә кукуруз коймагы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кукуруз крахмалы - 1 стакан; - тавык йомыркасы - 2 данә; - тоз - тәм буенча; - шикәр - 1 аш калагы; - сөт - 2 стакан; - сода - 1 чеметем; - үсемлек мае - тәм буенча; - ак май...

Сезгә кукуруз коймагы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- кукуруз крахмалы - 1 стакан;

- тавык йомыркасы - 2 данә;

- тоз - тәм буенча;

- шикәр - 1 аш калагы;

- сөт - 2 стакан;

- сода - 1 чеметем;

- үсемлек мае - тәм буенча;

- ак май - 50 грамм;

- кукуруз оны - 1 стакан.

Йомырка, тоз, шикәр һәм 5 калак сөтне чәнечке белән болгатабыз.

Он, крахмал, сода өстибез. Төерләр калмасын өчен бутыйбыз.

Сөтне салабыз һәм тиешле куелыкка кергәнче болгатабыз.

1-2 калак үсемлек мае өстибез, гади коймак төсле кыздырабыз, тик һәрбер коймак алдыннан камырны яхшылап бутыйбыз.

Коймак кайнар чакта бераз ак май сөртәбез һәм алар белән тәлинкәне сөлге белән каплыйбыз.

Барлыгы 30 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев