САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – креветка, лимон һәм лавр яфрагыннан шашлык

Сезгә креветка, лимон һәм лавр яфрагыннан шашлык рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - лимон согы - 2 аш калагы; - зәйтүн мае - 2 аш калагы; - тоз, яңа тартылган кара борыч, лачау формасындагы кызыл борыч - һәрберсе ярты аш калагы; - сарымсак - 2 тырнак; - чистартылган хан креветкалары...

Сезгә креветка, лимон һәм лавр яфрагыннан шашлык рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- лимон согы - 2 аш калагы;

- зәйтүн мае - 2 аш калагы;

- тоз, яңа тартылган кара борыч, лачау формасындагы кызыл борыч - һәрберсе ярты аш калагы;

- сарымсак - 2 тырнак;

- чистартылган хан креветкалары - 32 данә;

-яңа лавр яфрагы - 32 данә;

- лимон - 4 данә.

Гриль яки мангалны җылытабыз. Җамаякта лимон согын, зәйтүн маеның яртысын, тозны, ике төр борычны, вакланган сарымсакны бутыйбыз. Креветкалар салабыз, бутыйбыз һәм 10 минутка калдырабыз.

Лимоннарны 8 кисәккә бүләбез һәм җамаякка салабыз. Лавр яфраклары һәм калган зәйтүн маен өстибез. Бутыйбыз.

8 шампурга, аралап, 4шәр лимон өлешчеге, креветка һәм лавр яфрагы кидертәбез. Рәшәткәгә куябыз һәм ике ягын да 2шәр минут креветкалар әзер булганчы кыздырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев