САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – коймак торты

Cезгә коймак торты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - мәк - 1 аш калагы; - он - 150 грамм; - какао-порошок - 2 аш калагы; - тоз - 1 чеметем; - шикәр - тәм буенча; - үсемлек мае - 1 аш калагы; - майсыз эремчек - 200 грамм; - куертылган...

Cезгә коймак торты рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- мәк - 1 аш калагы;

- он - 150 грамм;

- какао-порошок - 2 аш калагы;

- тоз - 1 чеметем;

- шикәр - тәм буенча;

- үсемлек мае - 1 аш калагы;

- майсыз эремчек - 200 грамм;

- куертылган сөт - 4 аш калагы;

- сөт - 300 миллилитр.

Коймак камыры ясыйбыз: сөт, он, какао һәм үсемлек маен блендер белән болгатабыз. Тәм буенча тоз һәм шикәр салабыз.

Коймакларны майсыз махсус табада кыздырабыз.

Һәрбер коймакны 4кә бүләбез.

Торт ясыйбыз: коймак өчпочмагын тәлинкәгә куябыз һәм йомшак эремчек белән сылыйбыз, өстенә тагын берне куябыз һәм куертылган сөт сылыйбыз. Өчпочмакларны куюны дәвам итәбез, эремчек һәм куертылган сөт белән чиратлаштырып сылыйбыз.

Әзер тортны, яхшылап сеңдерсен өчен, берничә сәгатькә суыткычка куябыз (төнгә калдырырга да була).

Барлыгы 25 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев