САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – "Кош теле"

Сезгә "Кош теле" рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - йомырка - 8 данә; - шикәр комы - 30 грамм; - чәй содасы - 5 грамм; - он - 1 килограмм; - шикәр оны; - үсемлек мае. Йомырканы сытып туглыйбыз. Шикәр комы, чәй содасы, тоз, он салып, камыр басабыз. Ул токмач...

Сезгә "Кош теле" рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- йомырка - 8 данә;

- шикәр комы - 30 грамм;

- чәй содасы - 5 грамм;

- он - 1 килограмм;

- шикәр оны;

- үсемлек мае.

Йомырканы сытып туглыйбыз.

Шикәр комы, чәй содасы, тоз, он салып, камыр басабыз. Ул токмач камырыннан йомшаграк булырга тиеш.

Әзер камырны җәябез.

Камырдан 3-4 сантиметр киңлектәге тасмалар кисәбез.

Тасмалардан ромблар ясыйбыз.

Чуен казанга үсемлек мае салып, кайнатып чыгарабыз. Аннары утны бераз кысып куябыз.

Әзер ромбларны кайнап торган үсемлек маена салабыз һәм пешерәбез.

Суынгач, "Кош теле"нә шикәр оны сибәбез.

Табынга вазага салып чыгарабыз.

Барлыгы 1 сәгать вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев