САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кишер белән бавыр торты

Дуслар! Бәйрәмнәр белән безнең көн рецептлары да онытылып киткән. Бүген сезгә кишер белән бавыр торты пешерү серләрен ачабыз. Кирәк булалар: - тавык бавыры - 600 грамм; - тавык йомыркасы - бер данә; - каймак - 100 грамм; - тары оны - ярты стакан; - сарымсак - дүрт тырнак; - кишер...

Дуслар! Бәйрәмнәр белән безнең көн рецептлары да онытылып киткән. Бүген сезгә кишер белән бавыр торты пешерү серләрен ачабыз.

Кирәк булалар:

- тавык бавыры - 600 грамм;

- тавык йомыркасы - бер данә;

- каймак - 100 грамм;

- тары оны - ярты стакан;

- сарымсак - дүрт тырнак;

- кишер - өч данә;

Реклама

- башлы суган - өч баш;

- укроп - тәм буенча;

- майонез - 150 миллилитр;

- тоз, тартылган кара борыч - тәм буенча.

Беренче эш итеп, бавыр коймаклары өчен камыр әзерлибез. Блендерда бавыр, йомырка, каймак, он, тоз һәм борычны бутыйбыз. Камырдан табада, ике яклап кыздырып, коймаклар ясыйбыз.

Тортның эчен әзерлибез. Суганны вак итеп кисәбез, кишерне эре итеп кырабыз, ингредиентларны уртача утта йомшарганчы тотабыз.

Яшеллекне вак итеп турыйбыз. Сарымсакны пресс аша чыгарабыз һәм майонезга өстибез.

Торт ясыйбыз. Коймакны салабыз, бераз майонез сөртәбез, кишер белән суган өстибез, яшеллек сибәбез. Шулай итеп, торт барлыкка килә. Өстенә кишер һәм яшеллек сибәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X