Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кефирда банан туңдырмасы

Сезгә кефирда банан туңдырмасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: банан - 2 данә; кефир - 0,1 литр; кура җиләге сиробы - 4 чәй калагы. Кирәгеннән артык өлгергән бананнарны чәнечке белән сытабыз. Суытылган кефир агызабыз. Сироп (нинди булса да ярый) салабыз. Миксер белән болгатабыз. 1 сәгатькә суыткычка (морозильник) куябыз. Алганнан соң,...

Сезгә кефирда банан туңдырмасы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

  • банан - 2 данә;
  • кефир - 0,1 литр;
  • кура җиләге сиробы - 4 чәй калагы.

Кирәгеннән артык өлгергән бананнарны чәнечке белән сытабыз.

Суытылган кефир агызабыз.

Сироп (нинди булса да ярый) салабыз.

Миксер белән болгатабыз. 1 сәгатькә суыткычка (морозильник) куябыз.

Алганнан соң, тагын болгатабыз.

Формаларга салабыз. Каплыйбыз.

Суыткычка (морозильник) берничә сәгатькә куябыз.

Кура җиләге желесы сибәбез. Кура җиләге белән бизибез.

Барлыгы 3 сәгать вакыт кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде