САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кабак коймаклары

Сезгә кабак коймаклары рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кабак - 350 грамм; - 3,2 % кефир - 250 грамм; - он - 230 грамм; - тавык йомыркасы - 1 данә; - әфлисун цедрасы - 1 данә; - ак май - 1 аш калагы; - шикәр - 1 аш калагы;...

Сезгә кабак коймаклары рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- кабак - 350 грамм;

- 3,2 % кефир - 250 грамм;

- он - 230 грамм;

- тавык йомыркасы - 1 данә;

- әфлисун цедрасы - 1 данә;

- ак май - 1 аш калагы;

- шикәр - 1 аш калагы;

- тоз - 1 чеметем;

- сода - 1/4 чәй калагы;

- кыздыру өчен үсемлек мае - 2 аш калагы.

Кабакны чистартабыз, турыйбыз һәм йомшарганчы пешерәбез. Моны микродулкынлы мичтә эшләргә була.

Кефир салабыз һәм бертөрле масса булганчы блендерда болгатабыз.

Йомырка, шикәр, эретелгән ак май, тоз белән иләнгән он салабыз, болгатабыз.

Әфлисун цедрасы һәм сода өстибез. Бутыйбыз.

Кыздырабыз, кайнатма белән бирәбез.

Барлыгы 30 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев