САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кабак кексы

Сезгә кабак кексы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: кабак пюресы - 150 грамм; ак май - 120 грамм; тавык йомыркасы - 3 данә; он - 200 грамм; тоз - 1 чеметем; шикәр - 175 грамм; ароматизатор - 2 тамчы; көпшәкләгеч - 10 грамм. Бизәү өчен: йомырка агы - 1 данә;...

Сезгә кабак кексы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

  • кабак пюресы - 150 грамм;
  • ак май - 120 грамм;
  • тавык йомыркасы - 3 данә;
  • он - 200 грамм;
  • тоз - 1 чеметем;
  • шикәр - 175 грамм;
  • ароматизатор - 2 тамчы;
  • көпшәкләгеч - 10 грамм.

Бизәү өчен:

  • йомырка агы - 1 данә;
  • шикәр кершәне - 4 аш калагы;
  • сок - 1 аш калагы;
  • чикләвек - 1 уч.

Пешкән кабактан пюре ясыйбыз.

2 тамчы бадәм агачы (миндаль) ароматизаторы салабыз. Болгатабыз.

Йомшак ак майны шикәр белән бутыйбыз. Берәмләп йомырка өстибез, туглыйбыз. Әкренләп он һәм көпшәкләгеч салабыз. 1 чеметем тоз һәм кабак пюресы салабыз, яхшылап бутыйбыз.

Форманы ак май белән сылыйбыз һәм кукуруз оны яки манный сибәбез.

Камыр салабыз һәм алдан 180 градуска кадәр кыздырылган духовкада 30-35 минут пешерәбез. Әзерлеген агач таякчык белән тикшерәбез - ул бераз юешрәк булырга, тик аңа камыр ябышмаска тиеш.

Йомырка агын туглыйбыз, ½ литр кабак согы, шикәр кершәне һәм марципан ялтыравыгы (глазурь) өстибез. Кексны сылыйбыз.

Чикләвекне ваклыйбыз. Сибәбез.

Барлыгы 50 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев