САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җир җиләге, шпинат һәм кызган бананнан салат

Сезгә җир җиләге, шпинат һәм кызган бананнан салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - яңа шпинат - 50 грамм; - җир җиләге - 6 данә; - сыр - 50 грамм; - ак май - 20 грамм; - банан - 1 данә. Салатка салыр өчен: - үсемлек мае - 2 аш...

Сезгә җир җиләге, шпинат һәм кызган бананнан салат рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- яңа шпинат - 50 грамм;

- җир җиләге - 6 данә;

- сыр - 50 грамм;

- ак май - 20 грамм;

- банан - 1 данә.

Салатка салыр өчен:

- үсемлек мае - 2 аш калагы;

- бал - 1 чәй калагы;

- лимон согы - 1 чәй калагы.

Шпинатны, юып, киптерәбез. Җиләкне юабыз, чистартабыз һәм турыйбыз.\

Бананны түгәрәкләп кисәбез һәм ак майда ике ягын да кыздырабыз.

Үсемлек маен, балны һәм лимон согын кушып, яхшылап бутыйбыз.

Зур тәлинкәгә шпинат яфракларын, банан, җиләк салабыз, салатка үсемлек мае, бал һәм лимон согыннан катнашманы өстибез һәм нечкә итеп киселгән сыр телемнәре куябыз.

Барлыгы 1 сәгать вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев