Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җир җиләге һәм карлыганнан коктейль
Җәйге кызуларда төрле эчемлекләр, коктейльләр мөһим роль уйныйлар. Сезгә җир җиләге һәм карлыганнан коктейль рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кара карлыган - 100 грамм; - сөт - 130 миллилитр; - пломбир туңдырмасы 150 грамм; - җир җиләге - 130 грамм. Җиләкләрне һәм карлыганны юабыз, сабакларыннан чистартабыз. Карлыган, җиләк, туңдырма...
Җәйге кызуларда төрле эчемлекләр, коктейльләр мөһим роль уйныйлар. Сезгә җир җиләге һәм карлыганнан коктейль рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- кара карлыган - 100 грамм;
- сөт - 130 миллилитр;
- пломбир туңдырмасы 150 грамм;
- җир җиләге - 130 грамм.
Җиләкләрне һәм карлыганны юабыз, сабакларыннан чистартабыз.
Карлыган, җиләк, туңдырма һәм сөтне блендерга салабыз. Бутыйбыз. Коктейльне киви кисәкләре белән бизәргә була.
Барысы өчен нибары 5 минут вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев