САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җиләк чизкейкы

Сезгә җиләк чизкейкы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - печенье - 300 грамм; - ак май - 100 грамм; - кура җиләге - 3 уч; - каймак сыры - 450 грамм; - грек йогырты - 450 грамм; - сыек бал - 120 грамм; - тавык йомыркасы - 2 данә; -...

Сезгә җиләк чизкейкы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- печенье - 300 грамм;

- ак май - 100 грамм;

- кура җиләге - 3 уч;

- каймак сыры - 450 грамм;

- грек йогырты - 450 грамм;

- сыек бал - 120 грамм;

- тавык йомыркасы - 2 данә;

- кукуруз крахмалы - 2 аш калагы;

- ваниль экстракты - 1/2 чәй калагы.

Духовканы 160 градуска кадәр алдан җылытабыз.

Печеньены бераз блендерда ваклыйбыз. Бераз йомшаган ак май өстибез һәм бөтенесен бертөрле масса булганчы болгатабыз.

Формага пешерү өчен кәгазь җәябез, тигез итеп май белән вакланган печенье сылыйбыз, һәм 1 сантиметр калынлыктагы корж булганчы калак белән тыгызлыйбыз.

Блендерда сыр, бал, ваниль экстрактын бераз бутыйбыз, йогырт, йомырка өстибез, тагын бутыйбыз, крахмал сибәбез, бутыйбыз.

Катнашманы корж формасын салабыз.

Чизкейкны духовкада 45-50 минут пешерәбез.

Кайнар килеш кура җиләге белән бизибез, суытабыз һәм формадан алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев