Сезгә җиңел шоколад-эремчек десерты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: эремчек - 500 грамм; желатин - 2 аш калагы; сөт - 1 стакан; какао - 5 аш калагы; шикәр - 4 ашкалагы. Желатинны 40 минутка салкын суга салабыз. Блендерда эремчекне шикәр белән ышкыйбыз. Сөтне җылытабыз (кайнатмыйбыз), бу эшне микродулкынлы мичтә эшләргә...
Сезгә җиңел шоколад-эремчек десерты рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
Желатинны 40 минутка салкын суга салабыз.
Блендерда эремчекне шикәр белән ышкыйбыз.
Сөтне җылытабыз (кайнатмыйбыз), бу эшне микродулкынлы мичтә эшләргә була. Кабарган желатинны сөттә эретәбез, аннары эремчек массасын өстибез. Яхшылап бутыйбыз һәм икегә бүләбез.
Бер өлешенә какао-порошок салабыз һәм яхшылап бутыйбыз. Икенче өлешенә җиләк-җимеш, чикләвек, кокос йомычкасы - теләгән әйберне салырга була.
Шоколадлы һәм ак массаны үтә күренмәле бокалларга чиратлап салабыз. Төсләр аерылып торсын өчен һәрбер катламны салган саен суыткычка 10 минутка куеп торырга кирәк. Әзер десертны вакланган фундук белән бизибез, 1 сәгатькә суыткычка куябыз.
Барлыгы 40 минут вакыт кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз