САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – әфлисун һәм какланган балык белән яшел ясмыктан салат

Сезгә әфлисун һәм какланган балык белән яшел ясмыктан салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - яшел ясмык - 1 стакан; - салкын ысул белән ысланган скумбрия - 200 грамм; - әфлисун - 1 данә; - салат - 2 уч; - зәйтүн мае - 1 чәй калагы; - яңа тартылган кара...

Сезгә әфлисун һәм какланган балык белән яшел ясмыктан салат рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- яшел ясмык - 1 стакан;

- салкын ысул белән ысланган скумбрия - 200 грамм;

- әфлисун - 1 данә;

- салат - 2 уч;

- зәйтүн мае - 1 чәй калагы;

- яңа тартылган кара борыч - 1 чеметем;

- диңгез тозы - 1 чеметем.

Майонез өчен:

- лайм - ½ данә;

- йомырка сарысы - 1 данә;

- әче аштәмләткеч (горчица) - 1 чәй калагы;

- зәйтүн мае - 200 миллилитр;

- диңгез тозы - 1 чеметем.

Соус өчен:

- тозлы кыяр (маринадланган да ярый) - 1 данә;

- шалот суган - 1 данә;

- майлы каймак - 1 аш калагы;

- каперс - 2 чәй калагы;

- укроп - 3 сабак.

Ясмыкны, инструкция буенча, тоз салмыйча гына, пешерәбез.

Майонез ясыйбыз: лаймның согын сыгабыз, йомырка сарысы һәм әче аштәмләткеч белән кушабыз, тоз сибәбез һәм, миксер белән болгаткан арада, нечкә итеп, зәйтүн мае агызабыз.

Кыярны вак итеп турыйбыз яки кыргычта уабыз. Шалотны чистартабыз һәм вак итеп турыйбыз. Укропны вак итеп кисәбез.

Соус ясыйбыз: үзебез ясаган 1 аш калагы майонезны туралган кыярга кушабыз, каперс, шалот, каймак, укроп өстибез һәм болгатабыз.

Пешкән ясмыкны соус белән сылыйбыз. Салат яфракларын зур тәлинкәгә салабыз һәм зәйтүн мае сибәбез.

Әфлисунның тышын салдырабыз һәм салатка йомшагын турыйбыз. Скумбрияне сөяк һәм тиредән арындырабыз һәм зур булмаган кисәкләргә бүләбез.

Әфлисун белән салатка тоз, борыч сибәбез, соус сыланган ясмык һәм балык кисәкләре салабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев