Матбугат үзәгеннән көн рецепты – "Диңгез йолдызы" салаты

Сезгә "Диңгез йолдызы" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: лимон согы белән майонез - 3 аш калагы; кальмарлар - 1 тушка; кукуруз - 250 грамм; тавык йомыркасы - 4 данә; краб таякчыклары - 200 грамм; пешерелгән кишер - 1 данә; укроп - 3 сабак. Кишерне һәм йомыркаларны пешерәбез. Кишерне чистартабыз...

Сезгә "Диңгез йолдызы" салаты рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

  • лимон согы белән майонез - 3 аш калагы;
  • кальмарлар - 1 тушка;
  • кукуруз - 250 грамм;
  • тавык йомыркасы - 4 данә;
  • краб таякчыклары - 200 грамм;
  • пешерелгән кишер - 1 данә;
  • укроп - 3 сабак.

Кишерне һәм йомыркаларны пешерәбез. Кишерне чистартабыз һәм шакмаклап турыйбыз.

Кальмарларны кайнап торган суда 5 минут укроп белән пешерәбез. Тышларын салдырабыз, пластинкаларын алабыз. Кальмарларны шакмаклап турыйбыз.

Кальмарларны, кишерне, кукурузны һәм туралган йомыркаларны кушабыз.

Укропны ваклыйбыз һәм өстенә лимон согы белән майонез агызабыз.

Майонездан "йолдыз" ясыйбыз.

Салатны "йолдыз" контуры буенча салабыз.

Краб таякчыкларын диагональ буенча турыйбыз.

Таякчыкларны салат өстенә куябыз. Алар капшавычларга ошыйчак.

Барлыгы 30 минут вакыт кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 13 апрель 2021 - 09:54
    Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый!
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.