САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – дөге белән сырлы-яшелчәле салат

Сезгә дөге белән сырлы-яшелчәле салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - лимон согы - 1 аш калагы; - әстерхан чикләвеге - 2 уч; - туралган яшеллек - тәм буенча; - маринадланган кыяр - 1 данә; - дөге - 80 грамм; - порей-суган - 1/4 данә; - алма - 1 данә;...

Сезгә дөге белән сырлы-яшелчәле салат рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- лимон согы - 1 аш калагы;

- әстерхан чикләвеге - 2 уч;

- туралган яшеллек - тәм буенча;

- маринадланган кыяр - 1 данә;

- дөге - 80 грамм;

- порей-суган - 1/4 данә;

- алма - 1 данә;

- сыр - 2 уч;

- сельдерей сабаклары - 3 данә;

- тоз - тәм буенча;

- соус - 4 аш калагы;

- йомшак сыр - 4 аш калагы.

Дөгене пешерергә куябыз. Әзер дөгегә бер калак зәйтүн мае салабыз, бутыйбыз.

Сельдерейны юабыз, киптерәбез. Нечкә итеп турыйбыз.

Порей-суганны боҗралап турыйбыз, ваклыйбыз. Яшел суган булса да ярый.

Чикләвекләрне коры табада кыздырабыз, ваткалыйбыз.

Алманы чистартабыз, эре кыргычта уабыз, өстенә лимон согы сибәбез.

Сельдерей, алма, чикләвек һәм суганны кушабыз.

80 грамм әзер суынган дөге салабыз.

2 уч сыр сибәбез.

Тоз, соус һәм йомшак сырдан салатка салыр өчен катнашма ясыйбыз. Майонез кулланырга да була. Катнашманы салат белән бутыйбыз.

Салатны тау итеп салабыз, кыяр белән бизибез. Суган калдыклары яки башка яшеллек сибәбез.

Барлыгы 30 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев