САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – чия ашы

Сезгә чия ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - су - 1 стакан; - катырылган чия - 125 грамм; - шикәр - 1 аш калагы; - уылган дарчин - 1 чеметем; - шикәр кершәне - ½ чәй калагы; - солы лачаулары - 40 грамм. Лачауларны савытка салабыз. Ярты стакан кайнаган...

Сезгә чия ашы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- су - 1 стакан;

- катырылган чия - 125 грамм;

- шикәр - 1 аш калагы;

- уылган дарчин - 1 чеметем;

- шикәр кершәне - ½ чәй калагы;

- солы лачаулары - 40 грамм.

Лачауларны савытка салабыз. Ярты стакан кайнаган су (аның урынына сөт булса да ярый) өстибез һәм каплыйбыз.

Чияне бәләкәй кәстрүлгә салабыз, 1 аш калагы шикәр һәм ярты стакан су өстибез, кайнатабыз һәм плитәне сүндерәбез.

Лачаулар өстенә чия сиробын салабыз. Шикәр кершәне һәм дарчин белән бизибез.

Барлыгы 20 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев