Сезгә арпа ярмасы белән гөмбә ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - яңа шампиньоннар - 130 грамм; - башлы суган - 1 баш; - сарымсак - 2 өлешчек; - ак май - 2 аш калагы; - тоз, яңа тартылган кара борыч - тәм буенча; - киптерелгән тимьян - 1 чәй...
Сезгә арпа ярмасы белән гөмбә ашы рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булалар:
- яңа шампиньоннар - 130 грамм;
- башлы суган - 1 баш;
- сарымсак - 2 өлешчек;
- ак май - 2 аш калагы;
- тоз, яңа тартылган кара борыч - тәм буенча;
- киптерелгән тимьян - 1 чәй калагы;
- арпа ярмасы - 1 стакан;
- ит шулпасы - 4 стакан;
- шиитаке гөмбәсе - 140 грамм.
Суган һәм сарымсакны чистартабыз, нечкә итеп турыйбыз. Ак майны табада җебетәбез. Суган, сарымсак, тимьян, тоз, борыч өстибез. Бутап торып, 6 минут кыздырабыз.
Чистартылган гөмбәләрне, эреләрен турап, салабыз. 8 минут кыздырабыз.
Ит шулпасы өстибез, шиитаке гөмбәләре киптерелгән булса, шулпа белән бергә салабыз. 15 минут пешерәбез.
Тиз әзер була торган арпа ярмасы салабыз, каплыйбыз һәм 12 минут пешерәбез.
Барлыгы 50 минут вакыт кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз