САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – анар согында тавык канатлары

Сезгә анар согында тавык канатлары рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык канатлары - 1 килограмм; - анар (гранат) согы - 500 миллилитр; - соя соусы - 2 аш калагы; - зәйтүн мае - 2 аш калагы; - бал - 1 чәй калагы; - тоз - 1 чәй калагы; -...

Сезгә анар согында тавык канатлары рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- тавык канатлары - 1 килограмм;

- анар (гранат) согы - 500 миллилитр;

- соя соусы - 2 аш калагы;

- зәйтүн мае - 2 аш калагы;

- бал - 1 чәй калагы;

- тоз - 1 чәй калагы;

- паприка - 1/2 чәй калагы;

- яңа тартылган кара борыч - тәм буенча.

Соя соусы, зәйтүн мае, анар согы һәм балны бутыйбыз. Катнашмага тавык канатларын салабыз, тоз, борыч сибәбез, бераз паприка өстибез, тәлинкә белән каплыйбыз һәм 1 сәгатькә суыткычка куябыз.

Бер сәгатьтән сыеклыкны агызабыз.

Канатларны рәшәткәгә куябыз һәм 180 градуста 30-40 минут кыздырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев