САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – ананас белән эремчек-дөге десерты

Сезгә ананас белән эремчек-дөге десерты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - дөге - 100 грамм; - сөт - 500 миллилитр; - тоз - 1 чеметем; - тавык йомыркасы - 2 данә; - шикәр - 50 грамм; - ак май - 50 грамм; - эремчек - 125 грамм; - лимон согы...

Сезгә ананас белән эремчек-дөге десерты рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- дөге - 100 грамм;

- сөт - 500 миллилитр;

- тоз - 1 чеметем;

- тавык йомыркасы - 2 данә;

- шикәр - 50 грамм;

- ак май - 50 грамм;

- эремчек - 125 грамм;

- лимон согы - 1 аш калагы;

- ваниль шикәре - 1 чәй калагы;

- ананас - 8 телем.

Дөгене берничә тапкыр юабыз.

Сөтне тоз белән кайнатабыз, дөге салабыз һәм 25 минут әкрен утта пешерәбез. Суытабыз.

Духовканы 180 градуска кадәр җылытабыз. Йомырканы шикәр һәм ваниль шикәре белән болгатабыз.

Эретелгән ак май, эремчек, лимон согы һәм суытылган дөге боткасы өстибез. Бутыйбыз.

Форманы 1 чәй калагы ак май белән сылыйбыз.

Массаны формага салабыз, өстенә ананас телемнәре куябыз. 35 минут пешерәбез.

Яраткан җиләк белән бирәбез. Өстенә сироп яки кайнатма агызабыз.

Барлыгы 1 сәгать 20 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев