САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – "Алтын" балык

Сезгә "Алтын" балык рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - балык филесы - 250-300 грамм; - кабак - 300 грамм; - ак май - 50 грамм; - тоз, борыч, петрушка яки укроп - тәм буенча. Балык филесын уртача зурлыктагы кисәкләргә бүләбез, тоз, борыч сибәбез. Чистартылган кабакны эре угычта уып, өстенә тоз...

Сезгә "Алтын" балык рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- балык филесы - 250-300 грамм;

- кабак - 300 грамм;

- ак май - 50 грамм;

- тоз, борыч, петрушка яки укроп - тәм буенча.

Балык филесын уртача зурлыктагы кисәкләргә бүләбез, тоз, борыч сибәбез.

Чистартылган кабакны эре угычта уып, өстенә тоз сибәбез.

Фольгага башта кабак, аннан балык кисәген куябыз.

Өстенә калган кабакны салабыз һәм эретелгән ак май сибәбез. Фольганы тыгызлап төрәбез.

Балыкны 200 градуска кадәр кыздырылган духовкада 30 минут пешерәбез.

Табынга чыгарганда, фольганы ачабыз һәм петрушка яки укроп белән бизибез.

Барлыгы 40-50 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев