САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – алма белән борчак ашы

Сезгә алма белән борчак ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - башлы суган - ике баш; - ак май - өч аш калагы; - карри - 1 чәй калагы; - алма - 1 данә; - тары оны - 1 аш калагы; - тавык шулпасы - 500 миллилитр; - яшел борчак...

Сезгә алма белән борчак ашы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- башлы суган - ике баш;

- ак май - өч аш калагы;

- карри - 1 чәй калагы;

- алма - 1 данә;

- тары оны - 1 аш калагы;

- тавык шулпасы - 500 миллилитр;

- яшел борчак - 200 грамм;

- тоз, тартылган кара борыч - тәм буенча;

- каймак - 3 аш калагы;

- яшеллек - 1 бәйләм.

Тавык шулпасын кайнатыгыз. Борчак салыгыз, пешергәнче тотыгыз һәм блендерда ваклагыз.

Суганны турагыз һәм ак майда кыздырыгыз. Алманы, чистартып, шакмаклап турагыз һәм, суган янына салып, томалап пешерегез. Он сибегез һәм ныклап бутагыз.

Алмалы-суганлы катнашманы борчак ашы белән кушыгыз. Кайнап чыккач, 10 минут пешерегез. Тоз, борыч сибегез.

Әзер ашка туралган яшеллек һәм каймак өстәгез.

Барлыгы 1 сәгать вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев