САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – ак шоколад белән туңдырма

Сезгә ак шоколад белән туңдырма рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: сөт - 375 миллилитр; каймак - 125 миллилитр; ванильле ак шоколад - 200 грамм; шикәр - 70 грамм; йомырка сарысы - 4 данә; әче кара шоколад - 20 грамм. Сөт һәм каймакны кәстрүлдә беренче күбекләр барлыкка килгәнче җылытабыз, тик кайнатмыйбыз....

Сезгә ак шоколад белән туңдырма рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

  • сөт - 375 миллилитр;
  • каймак - 125 миллилитр;
  • ванильле ак шоколад - 200 грамм;
  • шикәр - 70 грамм;
  • йомырка сарысы - 4 данә;
  • әче кара шоколад - 20 грамм.

Сөт һәм каймакны кәстрүлдә беренче күбекләр барлыкка килгәнче җылытабыз, тик кайнатмыйбыз.

Ак шоколадны зур булмаган кисәкләргә сындырабыз, сөт белән каймак янына салабыз, бутап, тагын 1-2 минут җылытабыз. Шоколад эреп беткәч, уттан алабыз.

Йомырка сарыларын шикәр белән миксерда болгатабыз, нечкә агым белән сөт катнашмасын салабыз һәм тагын бераз болгатабыз.

Катнашманы яңадан кәстрүлгә салабыз, уртача утта 2-3 минут туктамыйча болгатабыз һәм кайнатмыйбыз. Катнашма пешкәч, уттан алабыз һәм тагын берничә минут болгатабыз.

Катнашманы суытабыз, пластик контейнерга салабыз һәм суыткычка куябыз. Туңдырма тигез катсын өчен, 1 сәгать саен болгатабыз.

Кара шоколадны вак угычта уабыз һәм каткан туңдырма түгәрәкләрен бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев