САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Матбугат үзәгеннән ит пәрәмәче

Камыр өчен: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 ч.к. тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1а.к коры чүпрә, 6 а.к. сыек май, 0,5 л. җылымса кайнаган су. Барлык ингредиентларны кушып уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать җылымса урында тотарга. Эчлеге:...

Камыр өчен: 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 ч.к. тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1а.к коры чүпрә, 6 а.к. сыек май, 0,5 л. җылымса кайнаган су. Барлык ингредиентларны кушып уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать җылымса урында тотарга.

Эчлеге: 500г ит фаршы, 1 баш зур суган, 1,5стакан дөге, 2 лавр яфрагы, 1 а.к. тоз, тәменчә кара борыч, 100 г сыер мае.
Суганны ваклап турарга, дөгене сүрән утта бүрттерәсе, сыер маен эретәсе, лавр яфрагын ваклыйсы. Барлык ингредиентларны бергә кушып, эчлеген ясарга.
Камырны өлешләргә бүлеп, тугәрәкләр җәяргә, уртасына эчлекне куеп,
пәрәмәчләр ясарга. Майлы табаларга тезеп, 200 градуслы мичтә 45 минут пешерергә. Пешеп чыгар алдыннан, пәрәмәчләрнең өстендәге уемга берешәр ч.к. шулпа өстәп чыгасы. Шулпа урынына, 2 а.к. сыер маен кайнар суда эретеп салырга да була. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев