САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат көчле корал була ала

Хәзерге заман террористлары үз гамәлләрен, узган гасырлардагылардан аермалы буларак, властьның аерым вәкилләренә яки тормыш өчен мөһим аерым объектларга гына түгел, ә гади халыкка, "кирәкмәгән урында һәм кирәкмәгән вакытта" килеп чыккан очраклы кешеләргә юнәлтергә тырышалар. Болар куркыту һәм җәмгыятьтә тотрыклылыкны какшату өчен эшләнә. Экстремистлар матбугат чараларының аларның гамәлләре турында күпләп хәбәр...

Хәзерге заман террористлары үз гамәлләрен, узган гасырлардагылардан аермалы буларак, властьның аерым вәкилләренә яки тормыш өчен мөһим аерым объектларга гына түгел, ә гади халыкка, "кирәкмәгән урында һәм кирәкмәгән вакытта" килеп чыккан очраклы кешеләргә юнәлтергә тырышалар.
Болар куркыту һәм җәмгыятьтә тотрыклылыкны какшату өчен эшләнә. Экстремистлар матбугат чараларының аларның гамәлләре турында күпләп хәбәр итүләренә йөз тоталар. Кайбер басмалар, фикерләр төрлелегенә ишарәләп, хәтта аларны акларга да күп сорамыйлар. Мәскәүдәге Коткаручы Христос храмын мыскыллаган "Пусси Райт" панк-группасы белән шулай булды да бит.
Әлеге проблема белән шөгыльләнүче галимнәр терроризм һәм экстремизмның матбугат чаралары белән тыгыз бәйләнгәнлеген раслыйлар, чөнки, һәр йортка җиткерелмәгән очракта, террористларның гамәлләренең мәгънәсе булмас иде. Шунлыктан, гражданнарга терактлар, экстремистларның акцияләре турында хәбәр иткәндә, ул җинаятьләрнең кайтавазы уңай гына түгел, ә тискәре дә була алуы турында онытмаска кирәк.
Экраннан оппозиция митингында катнашкан яшь кенә кыз: "Мин сарыкызыл революция телим!" - дип белдерә һәм "кыюлыгыннан" сикерә диярлек. Бу "курчак"ны йөртүчеләр аны хуплап торалар. Телевизор караучыларның күпчелеген бу күренеш чиркандыра, чөнки яшь "революционер" төсле революцияләрнең кем акчаларына ясалганын белми һәм аларның халыкка ни китергәнен аңламый. Шул ук вакытта аның кебек берәр яшьрәгенең, телевизордан күренер өчен генә булса да, шуңа охшаш берәр нәрсә майтарасы килә.
Күп еллар дәвамында сүз ирегенә сусаганлыктан, хәзер без бу хакта шулкадәр күп сөйлибез ки, хәтта ул ирекнең мәгънәсе җаваплылык һәм дөреслек булуы турында онытып җибәрәбез. Без, матбугат чарасы вакыйгалар турында хәбәр итәргә генә, бәйсез күзәтүче позициясен алырга тиеш, дибез. Ләкин терроризм турында сүз барганда, читтән күзәтүче генә булып калырга ярыймы соң? Юктыр. Демократик көнбатыш илләрендә полиция каршылык акцияләрендә катнашучыларны куып таратмый, янәсе... Әллә анда матбугатта бары дөресен генә күрсәтәләрме? Грузия - Осетия сугышында Россияне агрессор дип күрсәтүне генә искә төшерик...
Бүген матбугат чаралары экстремизм һәм терроризмга каршы торырга әзер, дип әйтү артык оптимистик яңгырар иде. Тик аларның җәмгыятькә янаган бу куркынычка каршы көчле корал булып хезмәт итәргә тиешлеге бәхәссез. Россиядә терроризм белән көрәштә матбугат чараларының роле турында махсус закон юк. Андый законда матбугат чаралары аша экстремистик материалларны таратуны тыю, моның өчен җаваплылык каралырга тиеш. Кайбер демократик илләрдә журналистларга материаллар террористларның гамәлләрен акларлык булмасын өчен чаралар күрү киңәш ителә. Ә бездә? Яз көне Мәскәүдәге Коткаручы Христос храмында панк төркеме кыланмышы турында телевидениенең барлык әйдәүче каналларда сөйләшүләр алып бардылар, кайбер яшьләр субкультурасы вәкилләре моны православие динендәгеләрне мыскыллау түгел, ә бары тик үз-үзләрен күрсәтү ысулы, хәтта гыйбәдәт кылуның панк-алымы дип исбатларга маташтылар. Мәчетләргә ярым шәрә кызлар кереп, шулай кылана башласа? Закон катырак булса, провокатор-экстремистларга җәза бирү-бирмәү турында сөйләшеп тә торасы булмас иде. Сүз иреге һәм ялган иреге арасында тигезлек билгесе куярга кем батырчылык итә ала? Дәүләт органнары матбугат чараларының экстремистик һәм террористик чыгышларны кисәтүдә катнашуларына стимул бирергә тиешләр. Матбугат чараларына карата дөрес сәясәт булдырылганда, алар терроризм һәм экстремизмга каршы көрәштә көчле корал булып хезмәт итә алалар.
Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә экстремизм һәм терроризмга мәгълүмати каршылык, милләтара һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яктыртуның үзенчәлекләренә багышланган зур сөйләшү булды. Түгәрәк өстәл янындагы сөйләшүдә көн кадагындагы бу темага ТР Куркынычсызлык советы, Эчке эшләр министрлыгы, Җәмәгать палатасы вәкилләре, районнарның террорга каршы комиссияләре секретарьлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев