САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина тәрәзәсен юган өчен штраф түләтә башлыйлар

Әлеге чара 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керә.

Машина тәрәзәсен, фараларын һәм номерларын тиешсез урында юган өчен машина йөртүчеләр киләсе елның языннан штраф түли башлаячак. Россия Административ хокук бозулар кодексына кертелергә тиешле яңа төзәтмәләр шуны күздә тота. Әйтик, газонда, балалар мәйданчыгы яки ишегалдында автомобиль “күзләре”н тузан-пычрактан арындырган өчен 2 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Машина йөртүчеләрнең, “корыч ат”ларын тәртипкә китергәндә, пычрак су агызып, тирә-юньне пычратуына бәйле бу. Ә инде автомобильне тиешсез урынга куеп калдырган өчен, тиешсез урыннан узган өчен 5 мең сумга кадәр штраф салыначак. Илнең барлык төбәкләрендә дә шулай булачак.

Ишегалларын тәртиптә тоту кагыйдәләре дә кырыслана. Андагы ярымҗимерек яки янган машина хуҗалары 1 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф түлиячәк.

Реклама

Төзексез машинада, тәгаенләп әйткәндә, көпчәкләренең сырлары беткән, фаралары ватылган яки янган, бамперы, башка урыны яньчелгән машина руленә утыручыларга да “эләгәчәк”. Мондый төзексезлекләр өчен 500 сум штраф күздә тотыла.

 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X