САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Юнысов: «Кадерләрен белегез»

Марат Юнысов 1973 елның 7 июлендә Дүсем авылында Нух һәм Лира Юнысовлар гаиләсендә өченче бала булып туа.

Ләшәү Тамак урта мәктәбен тәмамлый. Язмыш аны төрлечә сыный.

— Эшләмәгән эш калмады: иминият агенты, киномеханик, колхоз вакытында бригадир ярдәмчесе-учетчик, 20 елдан артык ындыр табагында үлчәүче, ветеринария оешмасында шофер... Хәзерге вакытта өйдә хужалык эшләре белән шөгыльләнәм, - ди ул.

Марат ике бала тәрбияләп үстергән. Кызы Мөслим егетенә кияүгә чыгып, гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши, тормыш иптәше белән кечкенә малай үстерәләр. Улы Сарман аграр көллиятендә II курста укый. “Тормышта минем өчен иң мөһиме - җан тынычлыгы, туганнар, якыннар белән бердәм булып, аңлашып яшәү”, - ди ул.

Марат тормышны, кешеләрне ярата, Инстаграм, ВКонтактеда үз бите бар. Анда ул үзенең шигырьләрен, хикәяләрен дә урнаштыра. Интернет аша табышкан дуслары белән очрашып, якыннан танышу – матур хыялларының берсе.

 КАДЕРЛӘРЕН БЕЛЕГЕЗ

Тормыш кайчак була шундый кырыс:

Сыный сине ныклап, камчылап.

 Сөйгәнеңне синең ала тартып,

 Сорап тормый синнән матурлап.

Бүген сез бәхетле, хисләр кайнар,

Ә иртәгә бар да югала.

 Бер авыр сүз житә жимерергә,

Сөю нәфрәт белән бутала.

Йөрәк яна, ләкин булмый кабат

 Кайтарырга изге хисләрне.

Бергә үткән матур мизгелләрне,

Кабатланмас назлы кичләрне...

 Үткәннәргә кире кайтыр идек,

Әгәр булса кайтыр юллары.

 Булмый ләкин.

Күпме теләсәк тә,

Оныталмыйбыз сөйгән ярларны...

Авыр сүзләр боза араларны,

Уйламыйча, берүк, дәшмәгез.

Бер югалткан бәхет кире кайтмый

 – Кадерләрен белеп яшәгез!

 ҮКЕНМӘСӘК ИДЕ

 Күзләреңә карап әйтер сүзләрем күп,

Аңлый алсаң минем хисләрем.

 Белсәң иде ничек үткәннәрен,

Сине уйлап, төнем, кичләрем...

Усал да син, кайчак гел назлысың,

 Сине һич тә аңлап бетермәм.

Әгәр, җаным, сине югалтсам мин,

Үз-үземне мәңге кичермәм.

 Сурәтеңә карап көннәр буе,

Күзләреңнән килә аңлыйсым:

Ни булды соң безгә, аңлат, зинһар,

Нигә миннән читкә атлыйсың?

Яратам мин сине, бөтен җаным белән

 Тартыламын сиңа, талпынам.

Ләкин белмим: дөрес юлдамы мин?

Бәлки, юкка гына ашкынам...

Әйт бер сүзең, күңелем газаплама,

Дөресен әйт, миннән яшермә:

Синең белән бәхет табабызмы?

Әллә ятим җандай яшикме?

 Ач күңелеңне, анлат бар булганын,

Икебез дә янмыйк газапта.

Ялгыш адымнарны ясап, жаным,

 Үкенмәсәк иде азактан...

КЫРГЫЙ ЧӘЧӘК

 Карлы кышның бер көнендә

 Утырганда моңсулап,

Телефоным телгә килде,

Көтмәгәндә  шалтырап.

Алдым кулга, я Ходаем!

Ул шалтырата икән!

“Мин Әлмәттә, попуткада,

Бик тиздән кайтып җитәм”.

Йөрәгем тибә ашкынып:

Чынмы бу, я төшме соң?

Аны, ниһаять, күрәм мин!

 Кая барыйм, нишлим соң?!

Очтым мин аның каршына,

 Каршы алырга диеп.

“Юл чатында торам”, - диде,

Менә туктадым килеп.

Ап-ак кар буранын ерып,

Килеп чыкты каршыма.

Дөньяның бит бер гүзәле

Туңып беткән, я Хода!

Ишекне ачып утырттым,

 Ә ул миңа елмая:

 “Менә, ниһаять, күрештек,

 Таныдыңмы – это Я!”

 Уйларым бетте чуалып,

Әйтә алмыйм бер сүз дә.

Тыныч кына киттек икәү,

Телсез күк икебез дә.

Сирәк кенә караш ташлыйм,

Ә ул чумган уена.

Юньләп сүз дә табалмыйм шул,

Тынлыкта юл буена.

Килеп життек Минзәләгә,

Ни әйтим сон?!

Һич белмим...

Үзем сокланамын аңа,

 Аерыласым да килми.

Саубуллаштык...

Ул югалды:

Кереп китте эшенә.

Менә нинди хисләр була

 Икән гашыйк кешедә...

 Шул очрашу минем бөтен

 Йөрәгемне көйдерде.

 Фиалка образы шулай

Күңелгә үтеп керде.

Көн дә диярлек сөйләшәм

Аның белән бик озак.

Ләкин бик якын китерми

 – Әллә йөрәктә йозак?

Шушы кар бураны белән

Кереп качты Фиалка.

Минем ярты яраланган,

Ләкин жылы йөрәккә...

 ЯШЬЛЕГЕМ ХАТИРӘСЕ

 Табигатьнең ямьле бер көнендә

 Очраштык без икәү болында.

 Уйчан гына атлап килә идең,

Ал чәчәкләр тотып кулыңа.

 Үзең дә син, гүзәл ак чәчәктәй,

Бар жиһанга сирпеп нурыңны,

 Килеп бастың янга һәм, елмаеп,

 Әкрен генә суздың кулыңны.

Без бик озак йөрдек шул болында,

 Сандугачлар өзелеп сайрады.

 Без бәхетле идек, ләкин

Башкаларны йөрәк сайлады...

 Син дә киттең, мин дә ялгыз түгел,

 Ләкин йөрәк сине юксына.

 Төшләремдә бик еш сине күрәм,

Күңелем һаман сиңа ашкына.

Болыннырда кабат йөрербезме,

Жыярбызмы матур гөлләрне,

Таң йолдызы балкып янган чакта,

 Искә алып үткән көннәрне?

 Күңелем сине әле һаман көтә,

Килерсең күк әле яныма.

 Очрашырбыз, кабат аерылмабыз,

 Җибәрмәмен сине янымнан. ...

Сирәк кенә төшәм су буена,

Йөрим безнең уртак болында.

 Сиңа диеп жыйган чәчәкләрем

 Сулып кипте инде кулымда...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев