САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Әхмәтов урып-җыю алдынгыларын бүләкләде

.

Урып-җыю чорында катнашучы механизаторларның хезмәтен стимуллаштыру максатыннан, районда алдынгыларны бүләкләү традициясе бар. Ул ун көн саен чөгендер игүдә эшләүче комбайнчылар, агрономнар өчен дә каралган. Чираттагы ункөнлек җиңүчеләрен бу юлы ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәбрикләде. Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган шәхес буларак, районыбыз кунагына әлеге җаваплы миссияне башкару бик куанычлы булды. Ул механизаторлар белән “Сарман” агрофирмасына караган Колмәт басуында очрашты, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен дә карады.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев