САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә

Татарстан прокуратурасы «Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны тикшерә

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы социаль челтәрләрдә «Святая» брендының сатуга «Марҗа» һәм «Марҗа түгел» дигән язулы футболкалар чыгаруына бәйле мәгълүмат урнаштырылуы хакында язган иде. «Бабай позвонит» Телеграмм каналын файдаланучылар мондый язулар рус хатын-кызларын кимсетә һәм милләтара ызгыш китереп чыгара дип тапкан.

«Святая» брендын булдыручылар, үз чиратында, әлеге сүзләрнең татар теленнән «русская» һәм «не русская» дип тәрҗемә ителүе хакында әйткән.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренчә, әлеге факт буенча беркемнән дә гариза килмәгән.

«Күзәтчелек ведомствосы бу очракка гаммәви мәгълүмат чараларына мониторинг ясаганда игътибар итте. Тикшерү бара. Гаепләрлек нигез табылса, тиешле чара күреләчәк», - дигән Руслан Галиев. 

Фото һәм чыганак:http://matbugat.ru/news/?id=22945 алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев